АЛАНЛЫК и. Урман эчендәге ачыклык, алан. Менә җиләк җыярга килгәч, карурман эченә кереп китәр алдыннан туктап ял итә --- торган кечкенә аланлык. Г.Бәширов. Шәһәрдә түгел, конспирация максатларында, Агыйдел аръягындагы әрәмәлектә урнашкан нәни генә аланлыкта очраштылар. Р.Мөхәммәдиев. Менә шактый иркен аланлык яныннан үтәбез. Аланлыкның түрендә карт имәнлек башлана. Ә.Еники |