АЛАН и. 1) Урманда ачык җир, агачсыз урын, ачыклык, аклан. Ул өй тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә буенда, Ык ярында, матур аланда, юкә, нарат урманы эчендә урнашкан булырга мөмкин. Т.Галиуллин. Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. М.Мәһдиев

2) күч. Нинди дә булса бер өлкәгә караган урын, мәйдан. Миңа инде сәнгать аланы бушап та калган сыман тоела башлаган иде. Ф.Урманче. Кеше җанының һәркөн яңа катламнарын ача бару, анда башкалар күрмәгән кояшлы аланнар күрү, шул аланнарга керергә нәкъ менә үзенә хокук бирелү белән бәхетле иде Сәхия. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә