АЛА’М-САЛАМ җый. и. 1. Иске-москы, сәләмә нәрсәләр. Тик авылда бар кеше алам-саламнар белән йөргәндә, мондый кәчтүм бик ошап бетмәс, улым. Ф.Яруллин. Ул күз алдына килеп басу белән, Сәхия гүзәл бер кызга әйләнә: өстендәге барлык алам-саламнар шуып төшә, тел үзе белгән иң матур сүзләрне кабатлый… Казан утлары 2. с. мәгъ. 1) Алама, иске, сәләмә. Күрендем үз-үземә бик зур кеби; Алам-салам ак якалар куелмаса, Була инде гүяки бер кимчелек кеби. М.Гафури 2) Юк-бар, мәгънәсез, сафсата. Андый алам-салам сүзне сөйләмәскә иде |