АЛАМАЛЫК и. 1) Алама булу; сәләмәлек, тузганлык. Урын-җиренең аламалыгы күзгә ташлана

2) Әшәкелек, бозыклык (кешенең холкы-гадәте турында). Тормыштан алынган кире сыйфатлар канны кайната, ярсыта, ургыта. Боларның барысы да Галимҗанның кырыс йөзенә аламалыкка каршы нәфрәт ташкыны булып чыкты. С.Поварисов

3) күч. Начар, алама эш, начарлык. Дәрдемәнд, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Ф.Кәрими, Г.Исхакыйлар тудырган нәфис әдәбият урынына тупаслык, гайбәт, сүгенү, аламалык, шапшаклык кереп тула. Рәмзи Вәлиев. Яхшылыкка җавап бирми калу – аламалык. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә