АЛАМАЛАНУ ф. 1) Алама хәлгә килү, тузып-ертылып, сәләмәгә әйләнү. Күрсәң, син аны танымыйсың. Ябыкты. Өс-башы аламаланды. М.Юныс

2) диал. Начарлану, начар якка үзгәрү. [Мәрхәбә әби:] Хәтер аламаланды. Атагызның исемен оныттым. Гафу итегез. [Нурфатих:] Зыян юк. Исемне беләсез бит. Исем белән генә сөйләшегез, апа. Д.Салихов. Теге чакта мөнәсәбәтләр тәмсезләнеп, аламаланып очланды, күңелдә борчый торган юшкын калдырган иде. Х.Камалов

3) диал. Җыйнаксызга әйләнү, таркаулану

Аламалана бару Көннән-көн ныграк аламалану

Аламалана башлау Аламаланырга керешү. Шуңа күрә дә Гөлзиләнең әтисе ерак командировкалардан баш тартып килде дә, хатынының хәле аламалана башлагач, бөтенләй эшен ташлады. М.Кәбиров

Аламалана төшү Беркадәр, бераз аламалану

Аламаланып алу Берара, кыска вакыт эчендә аламалану

Аламаланып бетү Тәмам алама хәлгә килү, бөтенләй аламалану

Аламаланып җитү Бөтенләй, тулысынча аламалану

Аламаланып калу Берәр хәлдән (күренештән) алама хәлгә килү

Аламаланып китү Берәр хәлдән, сәбәптән соң, соңгы вакытта аламалану

Аламаланып тору Аламаланган хәлдә булу; соңгы вакытта аламалану. Аларның тормышы аламаланып тора



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә