АЛАМА с. 1. 1) Сәләмә, иске, тузган. Тәрәзәдән карама, бүрек читең алама. Җыр. Ишектә алама киемле берәү күренде. Казан утлары // Таушалган, картайган, сәламәтлеге югалган; начар, таркау. Газын мин үзем керттермәдем. Хәтерем алама, шартлармын, дип курыктым. Д.Салихов 2) Начар гадәтле, кире сыйфатлары булган, яман, рәтсез. Сөнгатьләр шикелле алама егет түгел бит син, егетнең асылы. М.Фәйзи. – Былтыр да шул [инспектор] килгән иде. Бик алама кеше. Сөйләшми-нитми яза да яза. Гаеп табарга гына тора! – дип, безне дә куркытты. Җ.Фәйзи. Алама кешеләргә катнашып, тирә-яктагыларга күпме зыян салдык. Идел 3) Начар, әшәке; ямьсез, күңелсез. Соң белә идеме Тамара Сергеевна үзе хакында йөргән шул алама гайбәтне? Ә.Еники. Әти, ачуланган вакытларында, әнигә ачуланып, аны тиргәп ташласа да, әнигә кул сузганын күргәнем булмады. Күп гаиләләрдә була торган андый алама гадәт безнең өйгә кермәде. М.Гафури. Ноябрьнең бересе – яңгырлы, бозлы алама бер төн иде. М.Мәһдиев 4) Түбән сыйфатлы, куелган таләпләргә туры килми торган, начар. Һәрхәлдә ул, алама шигырь язуга караганда, матур итеп кубыз уйнауны артыграк күрә. Ә.Еники 5) Бетәшкән, арык. Моның каршына алама гына бер биягә атланган кеше килеп чыкты, ди. Г.Гыйльманов 6) Җыйнаксыз, оешмаган, таркау. – Синең кислотаң чуртыма кирәкмени, кем алсын аны, үзең алама син, әйберне кая куйганыңны белмисең, – дип, әтисе аны сүккән иде. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. 1) Начар, яман гадәтле кеше. Биктимер бабайның угыллары арасында бик аламалары булганга, ул үз исеменең җир йөзеннән бөтенләйгә югалуыннан курка башлады. К.Тинчурин. Менә теге егет аламасы, артына борылып, ялына-ялына, утырырга кыстар, синең кебек кызны утыртып йөрү – үзе зур бәхет,дияр кебек тоелды. Казан утлары 2) Иске-москы, сәләмә чүпрәк-чапрак, алам-салам кием 3) күч. кимс. Предмет яки зат исеменнән соң килеп, аның начар булуын белдерә; нәрсәнеңдер шәп булмаган төре, кәмәше. Ул кое янындагы зур тагарактан кепка аламасы белән су чумырып алып килгән арада, малай тракторын төзәтеп маташты. Г.Гобәй. Аннан-моннан ерткалап, әйтерсең исерек кул белән чәчелгән, шундый тигезсез чыккан дүрт дисәтинә арыш аламасы ята. Г.Ибраһимов 3. рәв. мәгъ. Теләсә ничек, тәртипсез рәвештә, аннан-моннан. Бала чакта, кеше башы белән песи башын --- алама гына сызгалап маташуны исәпләмәгәндә, мин рәсем ясау белән шөгыльләнмәдем дә һәм чынлап мавыкмадым да. Ә.Еники |