АЛАЛЫ’-КОЛАЛЫ с. к. ала-колалы. Ул, капканы ачып җибәрүгә, каршында язгы күбәләкләр шикелле алалы-колалы киемнәргә төренгән хатын-кызны күреп, оялып киткәндәй булып, капканы япмакчы булганда: – Кая качасың, кая качасың? Әссәламегаләйкем! – дигән таныш тавышны ишетеп: – Вәгаләйкемәссәлам!.. Хуш килдегез, Нигъмәтҗан абзый, әйдә, үтегез, Мәфтуха абыстай, әйдәгез, хуш килдегез, әйдә, туры бакчага, бакчага үтегез, – диде. К.Тинчурин |