АЛАЛАНУ ф. 1) Кар урыны-урыны белән эреп, ала-кола төскә керү. Кырда кар алаланса, ташу ага башлый 2) күч. Ярсудан, куркудан яки берәр төрле кайгыдан төсе китү. Ярсудан, Һаҗәр апаның какча чырае алаланды. Г.Тавлин Алалана бару Торган саен ныграк алалану Алалана башлау Алаланырга тотыну Алалана төшү Беркадәр, бераз алалану Алаланып бетү Бөтенләй, тулысынча алалану Алаланып калу Нинди дә булса хәлдән, сәбәптән ала төскә керү, шундый төс алу Алаланып тору Әле, хәзер ала булып күренү. Тау битләре алаланып тора |