АЛА’К-ЯЛАК КАРАНУ ф. Як-ягына тиз-тиз карану, тирә-ягына бертуктаусыз шикләнеп карау. Бәрәкәт, акча түгелме соң бу? Унлык икән. (Алак-ялак каранып, кесәсенә сала). А.Әхмәт. Сәхнәдә – эскрипкәче Әбүбәкер. Ул моңлы бер көй уйный, халык тын да алмыйча тыңлый. Шулчак бер тамашачы, алак-ялак карангалап, әле бер кешене, әле икенчесен: – Бу эскрипкәче кем икән ул? Аның социаль чыгышы кем икән? --- дип йөдәтеп бетерә. Р.Батулла |