АЛА’К-ШАЛАК с. 1. 1) Шапшак, җыйнаксыз. Беркайда да алак-шалак яткан мендәрләр юк, кием-салымнар да таркау ятмый, аларны да вагонка башларына элеп куйганнар. А.Гыйләҗев. Шулай да, ул юкта да, Җәүдәт ишегалдына алак-шалак киемнәрдән чыгарга базмый иде. А.Гыйләҗев 2) Җиренә җиткермичә генә эшләнгән, буталчык, уйлап бетерелмәгән. Әллә әтисе белән бер-бер хәл чыгып, күршеләре, аны кинәттән хәсрәт дәрьясына салырга теләмичә, шундый алак-шалак телеграмма сукканнармы... Р.Зәйдулла 3) Үзендә тискәре сыйфатларны күп туплаган. Әгәр без – шушындый ваемсыз, алак-шалак, хуҗалыксыз, исрафчыл халыклар – нәни утрауларда, әйтик, япон утраулары төсле утрауларда яшәсәк, биш-алты елдан бер-беребезне ашарга тотыныр идек. А.Гыйләҗев. Имай – шактый алак-шалак кеше, тракторны игътибар белән карап йөретми. Х.Камалов 4) күч. Җилбәзәк, иләс-миләс, җиңел акыллы. Дания хатны сирәк язды, күңеле һаман алак-шалак булды. М.Мәһдиев. Аның алак-шалак, юлдан язган, бозык хатын икәнлеге йөзенә чыккан! М.Хәсәнов 2. и. мәгъ. 1) Шапшак, җыйнаксыз кеше 2) Булдыксыз, кулыннан эш килми торган, аннан-моннан эшләүче кеше. Бу бәрәкәтле «гарасатта» инде белемсезләр, теләксезләр, хөрәсән ялкаулары, алак-шалаклар читкә тибәрелеп кала. М.Галиев. Әтигә, ямап бир, дигән идем, кул гына селтәде. Җыен алак-шалакка биреп йөрткәч, тишелә инде ул камера, ди. Р.Бәшәр 3) күч. Җилбәзәк, җиңел акыллы кеше. Бер кешегә таянып булмый, дус дигәнең алак-шалак булып чыга?.. Х.Камалов. Ә хатының берүзе ике кеше кадәр эшли, дисәм, һич тә ялган катнашмас. Шуның өстенә бик акыллы, карусыз, итагатьле. Алак-шалакны мин бер күз төшерүдән таныйм. М.Хәсәнов 3. рәв. мәгъ. 1) Җавапсызлык, гамьсезлек күрсәтеп, ваемсыз булып. Шулай булмый ни: әтиләрең, абыйларың фронтта – ут эчендә булсын да, ничек инде алак-шалак йөрергә мөмкин? Р.Низами 2) Теләсә ничек, тәртипсез рәвештә. Ачкычын оясында калдырып, эчкә керде, диванга тотына-тотына мыштырдап чишенде, киемнәрен кул астындагы урындыкка алак-шалак өя барды. А.Гыйләҗев |