АЛА’-КОЛАЛАНУ ф. Ала-кола төскә керү, ала-кола төс алу

Ала-колалана бару к. ала-колаланып бару

Ала-колалана башлау Ала-кола төс алганы сизелерлек булу

Ала-колалана төшү Тагын да ала-колалану

Ала-колаланып бару Аз-азлап, акрынлап, ала-кола төс алу

Ала-колаланып бетү Тәмам ала-кола төскә керү, тулысынча ала-колалану. Яз көне җир өсте ала-колаланып беткән. Казан утлары

Ала-колаланып җитү Тулысынча, бөтенләй ала-колалану

Ала-колаланып калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң ала-колалану. Ул арада, корбаннарын йоткан аждаһа сыман, буяулары кубудан ала-колаланып калган тимер капка да дөбердәп ябылды. М.Хәсәнов

Ала-колаланып тору Ала-кола төстә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә