АЛА’-КОЛА с. 1) Ала; ак һәм бүтән ниндидер төсләрдән торган. Кар катыш ала-кола җир җәйрәп ята. М.Мәһдиев

2) Төрле төстә булган, чуар. [Сәйфи] Төсе уңган ала-кола күлмәгенең итәген тарткалап, сөйләнә-сөйләнә, тәмәке төрергә тотынды. Г.Бәширов. Бу кеше минем бабай шикеллерәк иде. Бүреге генә башка төрле, ә бишмәте ала-кола ямаулы. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә