АЛАКАЮ ф. диал. Игътибарсызлыктан яки ашыгып йөргәннән аны-моны күрмәү; әсәренгән булу. Аларның да шул сезнеке шикелле күзе-башы алакайган бер асраулары бар. Г.Камал. Каравылчы Габбас атның ак күбеккә батып, әсәренеп, алакаеп кайтып керүенә гаҗәпләнә, югыйсә Вениамин абзый малны каулый, куа торган кеше түгел. В.Нуриев

Алакаеп кую Кинәт алакаю

Алакаеп тору Әле, хәзер, күз алдында алакайган булу

Алакая төшү Бераз алакаю. Күзләре алакая төшкән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә