АЛА КАРГА и. зоол. 1) Карга кошлар семьялыгыннан, аралаш кара һәм соры каурыйлы, урта зурлыктагы кош; русчасы: ворона. Абзар артына сөяк чыкмый башлады. Ала каргалар, саесканнар да андый авылның бакча киртәсенә, абзар түбәсенә кунмый башладылар. М.Мәһдиев. Торак пунктларны кара каргадан, ала каргадан, чәүкә, шәһәр карлыгачы һәм сыерчыктан башка күз алдына да китереп булмый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 2) күч. Үзенең кайсы булса да ягы, гадәтләре, тотышы белән башкалардан кискен аерылып торган кеше. Вильсур гомуми фәлсәфи-әхлакый кагыйдәдән чыгарма, төркемдә ала карга булырга теләмәде. Моннан башка җәмәгать эшендә югары дәрәҗәгә күтәрелеп булмасын ул инде аңлаган иде. Т.Галиуллин |