АЛАКАЙ и. диал. 1) Акай күзле кеше. Я, бу тикле ялагай булыр икән, җенем сөйми шул алакайны. Ә.Камал 2) туп. Сүзендә һәм хәрәкәтендә чама белмәгән, тыйнаксыз, әрсез кеше. Кая кеше өстенә килеп менәсең, алакай, юньләбрәк кара! ◊ Алакай бизәк Актан кала, нинди дә булса башка төсле җирлеккә төшкән эре-эре ак бизәк. Алакай күз Игътибарсызлыктан яки ашыгып йөргәннән аны-моны күрмәгән кешене ачуланганда әйтелә |