АЛАЙСА рәв. 1. Әгәр алай булса, алай булган очракта; ул чагында (вакытта). Димәк, сез яралыны озатырга кеше таба алмыйсыз, алайса санитарный поездны көтәргә кала. Ш.Усманов. Әлегә чаклы бер көлтә дә җыелмаган, алайса мин бирегә башка бригаданы китерәм. Ф.Хөсни. Алайса куркуым бушка чыкты: минем сукбай төсле кыяфәтем аңар артык начар тәэсир итмәгән икән. Гали Рәхим. Алайса мин сезгә башка вакытта кереп чыгармын. Идел

2. кер. сүз Димәк, шулай итеп. Алайса, син Фәрит абзый кызы икән! Н.Гыйматдинова. Алайса, син бәхетле кеше икән! В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә