АЛА’Й-БОЛАЙ рәв. 1. 1) Бер анда, бер монда; төрле җиргә. Күл читендә бер малай Карана алай-болай. Р.Бәшәр

2) Аннан-моннан, тиз-тиз; өстән-өстән генә, бөтен шартын китермичә, нечкәләп тормыйча гына. Күлмәкне алай-болай киеп, кыска җиңле казакины кия-кия, түргә чыктым. Г.Исхакый. Әле без бит биредә ике ел эшләргә тиеш һәм, алай-болай гына да түгел, ә бөтен җегәрне, осталыкны салып. Р.Фәизов

3) Әгәр, әгәр дә мәгәр. Алай-болай Төлке килсә, тәрәзәдән карый күрмә. Әкият. Соң, бабакай, алай-болай нефть фонтаны була калса, газета хәбәрчесе редакциядә утырып калырга тиешмени? А.Әхмәт. Шул уңайда, алай-болай мотор туктап калса... Р.Ибраhимов. Алай-болай табалмасак җаен, Үзебезгә – актык гранат. М.Җәлил

4) Бер урынга да, бер җиргә дә, һичбер кая. Алай-болай керергә уйлама, өйгә туры кайт. Кич, соңга калып, алай-болай чыгып йөрмә

5) Уйламаганда, көтмәгәндә, кинәт. Саубуллашып, сәхнә алдына баш ияргә килгәндә, алып баручы яшь егетне култыклап өлгерде, мактаныр өченгә түгел, алай-болай сөрлегеп китмәгәем, диде... К.Кәримов

6) Нәрсә эшләргә, ни дә булса уйларга белмичә. Алай-болай уйлап өлгергәнче, әйтеп тә бирде

7) Берәр төрле эшнең башкарылу ихтималын белергә теләгәндә әйтелә. Арада, аларныкын белмәссең, алай-болай көнен чигермәсеннәр тагы, дип шикләнүчеләр дә юк түгел иде. Э.Касыймов. Алай-болай шәһәргә барасыгыз юкмы?

2. а. мәгъ. Эш-хәлнең сәбәбенә күрсәтеп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; нидер, нәрсәдер, нәрсәгәдер. Алай-болай булса, дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем. Ф.Хөсни. --- чехол кидертелгән ялтыравыклы үткен пычагын алып, итек кунычына шудырды, алай-болай кирәк булса, диптер. М.Рәфыйков

Алай-болай булмасын (була күрмәсен) Бер-бер начар хәл була күрмәсен. Алай-болай булса (була калса, була калганда) Бер-бер көтелмәгән аянычлы хәл булган очракта. Ә алай-болай була калса, туачак бу нарасый кемгә «әти» дип дәшәр соң, кем аны «үчти-үчти» итәр? Сөембикә. Алай-болай гына Аннан да моннан, бик тиз, ашыгып. Алай-болай иткәләгәнче Вак-төяк эшләр белән юанганчы, тиз арада. Әткәй туры барды да [биянең] муенына нуктаны ташлады, алай-болай иткәнче, бурлы биянең башы калын нукта эченә кереп тә өлгерде. Г.Ибраһимов. Алар алай-болай иткәнче, кояш чыгып, шактый гына күтәрелгән, инде кыздыра да башлаган иде. Ә.Салах. Алай-болай итеп Ничек кирәк алай, ничек булса да җаен табып. Алай-болай итеп, көчкә-иллалла үзебезнең авыл урманына чыгып котылдык. М.Гали. Көчкә, алай-болай итеп, ялганлап котылдым бит. Югыйсә эш харап иде. Гали Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә