АЛАЙ II и. 1) тар. Гаскәр; команда, гаскәри төркем, полк. Милләт мәҗлесе исеменнән татар алаена байрак бирелде. Г.Исхакый. Рус гаскәрләре берлә, Багдад астында сугыша торган инглиз гаскәре берлә кушылу хәрәкәтендә, аның алаена зур йөк йөкләнеләчәк булды. Шуның өчен Русиянең төрле халыкларыннан тупланган аның алае айлар буе әзерләнде. Г.Исхакый. Дала тармы аңа? Хан кызына өйләнде, кул астында бер бөтен алай, диләр. М.Хәбибуллин 2) Уртак максатлар, карашлар, уртак эшчәнлек нигезендә берләшкән кешеләр төркеме; коллектив. Сезнең буында композиторларның көчле бер алае бар иде: Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров, Заһид Хәбибуллиннар замандаш татарларның күңеленә алтын ачкыч ярата алдылар лабаса! А.Гыйләҗев |