АЛАГАЕМ рәв. 1) Бик, артык, гаять, чамадан тыш. Һәм алагаем дәү, калын кыптыр туны белән, кысыла-кысыла, ул аралыкка кереп китте. А.Гыйләҗев. [Газизов] Алагаем озын буйлы, чыгынкы яңаклы. А.Тимергалин. Аларның һәммәсе алагаем зур биштәрләрен, бүселгән төргәк-чемоданнарын, ыгы-зыгы килеп, автобусның багаж бүлегенә тутырды. Т.Әйди 2) Бар көчкә, бик нык. Следователь, алагаем кизәнеп, яңак төбенә китереп сукты. М.Галиев. Көтү куар вакыт җиткәч, абзарның ишеген ачып җибәрүе була, алагаем ыргылып, әсәрләнгән кара нәрсә Мулланурның баш өстеннән очып чыгып китүе була. Казан утлары |