АЛАБУТА и. бот. 1) Алабутачалар семьялыгыннан, чиратлашып урнашкан яфраклары ончыл кунык белән капланган үләнчел үсемлек, чүп үлән; русчасы: лебеда. Бөтен әйләнә-тирәдә – котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары… Ә.Еники. Тигез урыннарда кычыткан, әрем, алабута кебек кыргый үләннәрне күрмәссең. Т.Галиуллин

2) Шул үләннең орлыгы, бөртеге. Ярый инде, барына да түзеп, кычыткан ашап, алабута, куак бөресе ашап --- түзик, дидек. А.Расих. Кырда эшләгән берничә карчык ураза тотып маташалар. Сәхәргә алабута кушылган арыш оныннан талкан болгаталар да көне буе кырда ачка кибегәләр. М.Мәһдиев. Ябыгып, тиресе сөягенә ябышып беткән Тимеркүкне пот ярым алабута онына алыштырдылар. Г.Ибраһимов

Алабута елы Ачлык ел, иген булмаудан, халык икмәккә алабута орлыгы кушып ашаган ел, алабута ашаган ел. Алабута елны халык кырылып, безнең авыл яртыга гына калды. Мирас. 1921 ел тарихка алабута елы булып кереп калган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә