АЛАБУГА и. зоол. Алабугасыманнар семьялыгыннан, кызгылт йөзгечле, буй-буй таплары булган, күбесенчә төче сулыкларда яши торган, чәнечкеле ерткыч балык; русчасы: окунь. Әллә-лә-лә! Чабакларны шактый тарттыргансың икән. Кызыл канат та, алабуга да бар, имеш. Ә.Еники. Алабугалар, судаклар көтә безне. Ачка интегеп беткәннәрдер, бичаралар. Җ.Тәрҗеманов |