АЛАБАЙ I и. 1) Урта Азиядә барлыкка килгән, эре гәүдәле, төрле табигый шартларга чыдам, көчле саклау инстинктына ия булган бик борынгы эт токымы; Урта Азия овчаркасы. Ә җиңүче алабай авызын көндәшенең муеныннан арындырып аягүрә торып басты. Р.Мөхәммәдиев. – Нәрсә, «алабай» дип аталган нәсел бармы?.. Әллә сездә һәммә этләрне дә шулай атап йөртәләрме? – дип сорамый булдыра алмадым. Р.Мөхәммәдиев 2) Токымсыз ала авыл эте. Килен кеше ким кеше – алабайга тиң кеше. Әйтем. Капкаларын кагыйм дисәм – алабай этләре өрә, тиз-тиз качарга туры килде. Казан утлары 3) Ала этләргә бирелә торган кушамат. Имчәкләренең җиргә тияр-тимәс чайкалып баруыннан абайладым – һичшиксез, яшь көчекләре янына ашыга иде бу алабай (соңыннан белдем: исеме дә Алабай икән). Ф.Шәфигуллин |