АЛ IV и. Алдынгылык, беренчелек. Бу ат әйбәт чаба торган иде, һәрвакыт ал аныкы булды ◊ Ал бирү Ярышта, көрәштә җиңелү, башкаларны үзеңнән уздыру. Ал биргәнче, җан бир. Мәкаль. Киң күкрәкле, нык аяклы, озын мул яллы кызыл айгыр юртаклыкта үз ишләренә һич ал бирми торган иде. А.Гыйләҗев. Алга чыгу 1) Белем-һөнәрдә, мәдәнияттә, хезмәт ярышында җиңүгә ирешү, беренчелекне яулау; 2) Өстенлеккә ирешү, узып китү |