АЛ II с. 1. 1) Янып торган кызыл, ачык кызыл; кан төсе. Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата. Г.Тукай. Әнә сандугач та сайрамый хәзер, аның мәгъшукасы – гүзәл ал гөләп чәчәге дә, атып бетереп, коелган инде. Гали Рәхим

2) бор. Асыл, асыл затлы, кыйммәтле, бик яхшы, югары сыйфатлы. – Яурыннары каймалы, Төймә бавы тартмалы Ал кара кеш тун бирим. Бу тунымны ки, – диде. Дастан

3) иск. Солтанатлы, патшаныкы. Ал фәрман – ул «патша фәрманы» дигән сүз. Р.Әхмәтьянов. Ал морза

4) күч. Матур, гүзәл, күркәм. Ал чәчәкләрдән илһам эзләшик, Былбыллар кебек Гөр-гөр гөрләшик… Җыр. Тиздән шаулап яфрак ярыр Озын ак каен, Ал чәчәкләр алып килер Безгә май ае. Ф.Кәрим. Ал чәчәкләр кочып, рәхәтләнеп Йоклап ята идем багларда. М.Җәлил. Кирәк түгел миңа мәрмәр һәйкәл, Ал чәчәкләр сибә Ана-җир. Г.Кутуй

2. и. мәгъ. шигъ. фольк. 1) Халык җырларында «гөл» сүзе белән янәшә килеп, матурлык, шатлык, гүзәллек, әсәрләнү, соклану һ.б.ш. хисләр тудыра алырлык әйберләр, күренешләрне белдерә. Ал да булырбыз әле, Гөл дә булырбыз әле. Җыр. Алым түгел, гөлем түгел, җаным жәл түгел сиңа. Җыр

2) тарт. форм. Матурым, гүзәлем. Алым-гөлем түгелсең, Төшләремә кермә инде, Минем ярым түгелсең. Җыр

Ал да гөл (кебек) Бик матур, һәр ягы килгән, төгәл, бик шәп. – Сиңа хәзергә һәммәсе дә ал да гөл булып күренә, – диде әти, – ләкин, эшкә тотынгач, китапча гына барып чыкмый ул. Ф.Яруллин. [Бәдига:] Әлхәмделилла, яучы булып бирдергән кызларым бары да ал да гөл булып гомер итәләр. М.Фәйзи. Ал төстә күрү Тормышны, чынбарлыкны идеаллаштырып күрү. [Кияүгә барганчы] Нәгыймә дөньяны матур ал төстә итеп күрә килде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә