АЛ I и. 1. 1) Гадәттә кыек килеш формаларында килеп, пространствода: күз караган як, йөз белән торган тараф; алгы як; киресе: арт. Ике бик таныш күз, ике яшел күз һаман минем алдымда торалар. Гали Рәхим. Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам. Г.Тукай

2) Кеше гәүдәсендә һәм киемендә: йөз, күкрәк ягы; киресе: арт. Үзләре, бичаралар, кия дә белмиләр икән: ал ягын – артка, арт ягын алга киеп куйганнар! Ф.Әмирхан. Алга ябу өчен, кызыл ситсы юрган да куелган иде. М.Гали

3) Нәрсәнең дә булса тышкы, алгы ягы. Агач бакчалары юк диярлек, тик кайбер йортларның гына тәрәзә алларында сирень куагы --- яки миләш агачы үсеп утыра. Ә.Еники. [Шәйхи карт] Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. М.Мәһдиев. Буран читән буйларына, өй алларына шактый кар өеп өлгергән иде инде. А.Расих

4) Эшкәртү (утау, уру һ.б.) өчен бүлеп бирелгән тар, озын җир мәйданчыгы; кишәрлек. Мин апа белән әни уртасында [урак урырга] ал алдым. М.Гафури. Арыдым, димә әле, алың зур. Җир башына әле ераксың! М.Кәрим

5) Берәр нәрсә куярлык яки утырырлык итеп җайланган тез өсте. Бала, ашыкмыйча гына, әнисе алдына менеп утырды. Казан утлары

6) Берәр нәрсә тотар, җыяр яки салыр өчен бөреп, күтәрә төшеп тотылган күлмәк итәге, алъяпкыч. Кызарып пешкән җиләкне алларыма җыямын. Җыр

7) Утырып яки басып торган кешенең каршысы, карап торган ягы. Син теләсәң, таң чыклары булып, Алларыңа тамар идем мин. Җыр

8) Өстәл янына килеп утырганда, һәр кешенең турысына килгән урын. Кунак шикелле, без кыстатып торырга белмибез, алга нәрсә килсә, табак төбе күренгәнче, шуны ялтырата гына бирәбез. М.Гали. Безнекеләр, рәхмәт әйтеп тормыйча, алларына төшкәнне, бик эшлекле кыяфәт белән, ипләп кенә сыпыра бирделәр. Г.Кутуй. Алдымдагы ясалган чәемне онытып, бернәрсә уйламыйча утырам икән. Гали Рәхим

9) Бер-бер артлы тәртип белән тезелгән сафның яки нинди дә булса нәрсәләрнең беренче рәте. Теге эшләпәле абый алга чыгып, кушылыгыз, ди, җырлагыз, ди. Җ.Фәйзи. Кызларның әниләреннән алга чыгарга кыюлыгы җитмәде. Г.Шәрипова. Беренче класслар, шаулашып, алга килеп бастылар. Мәдәни җомга

2. с. мәгъ. 1) Алгы, алдагы, алда урнашкан. Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч шуннан йөрер. Мәкаль. Күчәре сынган ал арбаның иске тәртәләре арасындагы бахбай, арт арбадан ике адымнар читтә, башын иеп басып тора. Г.Шәрипова

2) Хайван гәүдәсенең баш ягында, алгы санында урнашкан. Альфа [эт], башын ал тәпиләренә куеп, гүя йокыга гына талды. А.Хәсәнов

3. алдында рәв. мәгъ. сөйл. Яшермичә, ачыктан-ачык, шәхсән үзенә белдереп. Ленарның, артында түгел, алдында сүккәнгә дә исе китми әле. М.Мәһдиев

4. бәйл. сүз 1) алды Берәр эш-хәлнең башлануына кадәрге вакыт аралыгын белдерә. Икенде алды, көн караңгыланып килә. М.Гали. Сабантуй алды әзерлекләренең иң кызган чагы. Казан утлары

2) алдына Эш-хәлнең урыны предметка, аның алгы, йөз ягына юнәлгәнен белдерә; каршына, каршысына. Кунаклар алдына, ике-өч кулдан, тәлинкә-кашыклар тарата башладылар. Ә.Еники. Атлылар кое алдына килеп туктадылар. Казан утлары

3) Эш-хәлнең кемгә дә булса караганын тәгъбир итә. Ил тарихындагы борылыш сәнгать әһелләре алдына заманча яңгырашлы, чор проблемаларына аваздаш әсәрләр тудыру бурычы куя. М.Арсланов

4) алдында Эш-хәлнең предметның алгы, йөз ягында эшләнүен белдерә; каршында, каршысында. Имтихан бара торган аудитория ишеге алдында азакка калган берничә кеше генә үз чираты җиткәнен көтеп тора. Н.Фәттах

5) Эш-хәлнең кемнең дә булса каршында эшләнүен, кемдер күреп, карап торганда булуын белдерә; каршында, каршысында. Сәкинәнең шулай Фәрхәнә апа янында, кызлар, малайлар алдында шелтә белдерүе аның өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Н.Фәттах. – Кеше алдында оятка калдырма, балам! – диде ана. Казан утлары

6) Кемгә яки нәрсәгә булса да мөнәсәбәтле эш-хәлне белдерә. Тимери уйга калды. Аланбашлар алдында колхозның болай оятка калуы аны аеруча гарьләндерде. Г.Бәширов. Тагын да гафу, улым! Нәрсә өчен мине шулай чит-ят күрер булдың, үз алдымда да, синең алдыңда да нинди хәерсез эш кылдым? Мирас

7) Берәр эш-хәл башланганчы булган вакыт аралыгын белдерә. Җәмгыять гаять зур куркыныч алдында тора... Р.Мирхәйдәров. Византия империясе һәлакәт алдында. М.Гайнетдинов

8) алдыннан Хәрәкәтнең берәр нәрсә яныннан, аның алгы ягыннан башланып китүен белдерә. Олы юл нәкъ безнең йорт алдыннан башланып китә. Мирас

9) Нәрсәнең дә булса алгы ягында башкарылган эш-хәлне белдерә. Мич алдыннан ут төсле бер күз, чекерәеп, миңа карап тора! Г.Бәширов

10) Эш-хәлнең, вакыйганың икенче бер эш-хәлдән элек булуын белдерә. Кич кояш иңәр алдыннан, Газизә, әнкәсе карчык белән, казарманың ишегалды баскычына чыгып утырды. Ш.Камал. Малай сугыш башланыр алдыннан ун көн элек туды. М.Мәһдиев. Тәнәфес бетәр алдыннан гына, лекция сөйләячәк профессорның университетка килмәгәнлеген әйттеләр. М.Юныс

Алга алган 1) Тотып күрсәтерлек, мактарлык, мактанырлык. Аның теле генә сөйли бит, алга алган бер эше дә юк; 2) Бар нәрсәдән дә артыграк, әһәмиятлерәк. Ике бите кызыл нур булыр; Егет сүзен алга алмаган – Ахыр бер көн үзе хур булыр. Җыр. Алга (килеп) басу 1) Күз алдына килү, кабат гәүдәләнү. Баса үткән гомер алга. Н.Исәнбәт; 2) Көн тәртибенә куелырга тиешле эш-хәл, мәсьәлә булып җитлегү, өлгерү. Мәсьәлә алга килеп басты. А.Расих; 3) Реаль чынбарлыкка әйләнү, тормышка ашу. Уйга килгән – алга килә. Мәкаль. Алга бастыру Күз алдына китерү, җанландыру. Монда «Безнең көннәр» һәм «Кызыл чәчәкләр»дә күренмәгән яңа типлар да алга бастырылган. Г.Нигъмәти. Алга кую Бар нәрсәдән артыграк күрү, әһәмиятлерәк санау. Ярый, ачуны – артка, акылны алга куйдым, ди. Сөйлә, аксакал, ни дип үзеңне аклый аласың. Мирас. Алда бару 1) Беренчеләр, алдынгылар рәтендә булу (эштә, ярышта һ.б.да); 2) Узып китү, алга чыгу. Алда йөрү 1) Башлап йөрү, узаман булу; 2) Кадерле булу, өстен исәпләнү. Алда күрү к. алда тоту. Андый чакта тизрәк качуны алда күрә. Н.Исәнбәт. Алдан калганчы Тәмам туйганчы, туйгач та артык калырлык итеп (мәс., ашау-эчү турында). Алда тору 1) Башкалардан өстен булу, яхшы якка аерылып тору; 2) Беренче чиратта эшләнергә, хәл ителергә тиешле эш-мәсьәлә булып саналу. Алда тоту 1) Истә тоту, актуаль, кирәкле дип санау; игътибарда, күз уңында тоту; 2) Башкаларга караганда яхшырак, артыграк күрү, югарырак, өстенрәк санау. Ул Гафуридан Тукайны алда тота иде. Н.Исәнбәт. Алдында баш ию (ору) 1) Кемнең дә булса таланты, батырлыгы, дәрәҗәсе алдында ихтирам күрсәтеп иелү; 2) Кемгәдер буйсыну, аның йогынтысына бирелү. Алдында бүрек салу к. алдында баш ию. Алдында җир үбү Чинга, дәрәҗәгә табыну, ясалма хөрмәт, риялык күрсәтү. Алдында сәҗдә кылу Кемгәдер колларча буйсыну, аннан культ ясау. Алдыннан арты яхшы Күңелгә якын булмаган, ошамаган кешегә карата әйтелә. Алдыңа ак көн тусын! Кемгәдер якты киләчәк теләү. Алдыңа кара да атыңны куала Як-ягыңа күп илтифат итмә, кеше сүзенә карама, үз юлыңны бел дә эшеңне эшлә, дигән мәгънәдә әйтелә. Алдыңда ашыңны, артыңда башыңны ашый Эчтән – дошман, тыштан дус булып йөрүче яман кеше турында. Алдыңнан артың Күңелеңә хуш килмәгән кешене озатканда үзенә үк яки артыннан әйтеп калу сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә