АКЫ’Ш-МАКЫШ рәв. диал. 1. 1) Рәтле-рәтсез, белер-белмәс, ялгыш. – Йә, акыш-макыш елама, сугышка озатмыйсың бит, – диде ул. Л.Ихсанова

2) Алдап-йолдап, ялганлап. Вәзыйх хәйләләп, акыш-макыш китереп, бер-ике участок бодайны, үзе теләгәнчә, солычаны «провокацияләп» чәчә алды. Х.Камалов

2. с. мәгъ. Аңгы-миңге, аңгыра, юләр сыман. Йокыдан соң акыш-макыш кыяфәттә басып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә