АКЫРЫШУ ф. 1) урт. юн. к. акыру. Менә бервакыт авылга көтү керә, урам тагын артык шатланып китә: ул куйлар йөгерә, ул яшь сыерлар акырышып, уйнашып сикерәләр. Ш.Камал 2) Бер-берсенә тупас итеп җикеренү, үзара акыру Акырыша башлау Акырышырга тотыну. Фрицлар да, каушап, акырыша башладылар. Х.Камалов Акырыша бирү Акырышуын дәвам итү Акырышып алу Бераз, берара акырышу Акырышып йөрү Барысы да акырышу. --- күзләреннән нур кача, аннан кыргыйларча чабып, акырышып йөриләр яр читендә. Ф.Сафин Акырышып кую Кинәт, бердән акырышу Акырышып тору Бертуктаусыз акырышу |