АКЫРЫШ и. Күпләгән кешенең каты тавыш белән кычкырышуы. Акырыш, кисеш, атларның шашып кешнәве, тояк тавышлары тоташ бер гөрелтегә әверелде. Р.Батулла. Китте кычкырыш, акырыш. З.Зәйнуллин. Бездә ил-көн тыныч торса да, поезд көткән төркем дистә кешедән артса, бер кеше өстенә икенчесе менә, таптый, кием сәдәфләрен өзә, акырыш һәм талаш башлана. Ватаным Татарстан |