АКЫРЫНУ ф. Күп һәм озак итеп акыру. Гайнетдиннең башка чакта да чиртсәң каны чыгардай кызыл булган йөзе бу акырынудан тагын яман бүртенеп каралды, күзләрен кан басты. Г.Ибраһимов. Кинәт акырыну бетеп калды. Әмма тынлык биредә җыелган кешеләргә тагын да куркынычрак булып тоелды. Г.Шәрипова Акырына башлау Акырынырга тотыну. Шаһиәхмәтов безне генә күргән иде, китәсе җиреннән борылып, тагы акырына башлады: – Ә-ә! Сезмени әле бу? Безне куып чыгарып, хәзер бәйрәм итәсезме? Ә.Баян Акырына бирү Акырынуын дәвам итү Акырына төшү Тагын да бераз акырыну Акырынып алу Бераз вакыт акырыну Акырынып йөрү Барысына да акырыну. Нәрсә акырынып йөри ул монда? Ш.Камал Акырынып кую Кинәт акырыну; бер тапкыр акырыну Акырынып тору Әле, хәзер акырыну |