АКЫРУ ф. 1. 1) Яман тавыш белән кычкыру, тавышлану, елау. – Син, шуннан соң, койрыгы кысылган кәҗә бәкәе кебек бәэлдәп акырырга тотындың, – дип үртәп алды Заһид абыйлары. Ф.Яруллин. Күк фәсле кеше тагын акырды, тагын кычкырды. К.Тинчурин. Матур музыка әсәрләре уйналганнан соң йәки тирән хисле бер-бер пьесада пәрдә төшкәч, публиканың кул чабарга, акырырга тотынуы һәрвакыт минем нервларымны боза, фикеремне чуалта… Гали Рәхим 2) ирон. Бик каты тавышланып җырлау яки музыка коралларында уйнау. Ай-яй шәп акыра икән. Мөхәммәдия көйләрен дә чиерттерә беләсеңме әллә, җанкаем? Ш.Камал. Бу егетнең сәхнәдә үзен гади, табигый тотуы куандырды. Залны шаккатырыйм дип, кыргый тавыш белән дә акырмый, ясалма мелизмнар өстәргә азапланып, җырның мәгънәсен дә югалтмый. Мәдәни җомга 3) сөйл. Җикеренү, сүгенү, кычкырышу. Акырганмын, имеш, җикергәнмен, ямен бозып бөтен урамның. З.Мансур. Сорау алучы, өстәлгә сугып, акырырга тотынды. Г.Гобәй. – Кабахәт! – Тәбрик шулай дип кенә акыра алды. Ә.Баян 2. акырып рәв. мәгъ. Бик каты тавыш-гауга күтәреп, тавышланып, шаулашып. Ак бандитлар, кылычларын, сәнәкләрен айкый-айкый, улап, акырып, Җәүдәтләрнең артына төштеләр. Г.Бәширов Акыра башлау Акырырга тотыну. Гали, сикереп торып, акыра башлады: – Бу – хулиганлык! Мин хәзер үрәтникне, земскине чакыртам! – ди. Г.Ибраһимов Акыра бирү Акыруын дәвам итү. Бөтен тавышка акыра бирәләр. Т.Гыйззәт. – Юк, хакыбыз юк! – дидем мин, акыра биреп. Г.Галиев Акыра төшү Тагын да көчлерәк акыру Акырып алу Берара акыру Акырып җибәрү Кинәттән акыра башлау. Иртән иң элек, үз тавышым үземә хуш дип, шул юньсез акырып җибәрә. Г.Мөхәммәтшин Акырып йөрү Төрле урыннарда, төрле кешегә ризасызлык белдерү; артык тавышлану. «Урладылар, суктылар минем темамны!» – дип акырып йөрсә дә, файдасы тимәде. Х.Ибраhимов. --- баш түбәләрен горурлык белән күтәреп, урамнар буйлап акырып йөрделәр. Р.Батулла Акырып кую Кинәт акыру; бер тапкыр акыру. Ул, капылт килеп, кушучына пычрак суны алды да Никитичның чыраена чәпәде. – Нишлисең син, сволочь! – дип акырып куйдым мин. Х.Камалов Акырып тору 1) Бертуктаусыз, һаман акыру. Сәлимхан ат өстеннән: – Турарга, тапарга, чәнчергә! – дип акырып торды. М.Хәбибуллин 2) Әле, хәзер, күз алдында акыру Акырып утыру Әле, хәзер, күз алдында акыру. Белер-белмәс акырып утырсаң, машинасына утыртып алып та китәр. Д.Салихов Акырып яту к. акырып утыру. Бер ай элек кенә туып, бишектә акырып яткан малаемның исеме Эрнест дип, [халык дошманы булудан] котыла алмыйсың... Р.Зәйдулла. --- теленә нинди җыр килсә, шуны акырып ята... И.Гыйләҗев |