АКЫРТУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. акыру. Бу халәтемнән мине матай коткарды. Сүндерергә вакыт булса да, алай эшләмим, матайны һаман акыртам да акыртам. Казан утлары

2) Тавышын нык ачып кую; көчле итеп уйнату, кычкырту. Авылның ямен бозып йөри бит. Магнитофон акырта. Т.Миңнуллин. Уйнаңыз, әйдә, гармун, Акырт, кызганма телен. Г.Камал

2. акыртып рәв. мәгъ. Мәҗбүр итеп, көчләп, бернәрсәгә карамыйча, кычкыртып. Крестьянны акыртып талау, җирсез калдыру бу. В.Имамов

Акырта бару Торган саен ныграк акырту

Акырта башлау Акыртырга тотыну

Акырта бирү Акыртуын дәвам итү. --- миңа нидер ымлый, әйтә бугай, аны ишетмим, матайны һаман акырта бирәм. З.Хөснияр

Акырта тору Һәрвакыт, гел акырту. Талон, штраф турында искәртеп, колак төбендә микрофон акырта торган иде. М.Галиев

Акырта төшү Беркадәр, бераз акырту, тагын да акырту

Акыртып алу Берара, беравык акырту. Мотоциклда утырган егет, газга басып, бер мәртәбә мотоциклын акыртып алды да стартер ачкычын борды. Х.Ибраhимов

Акыртып җибәрү Кинәттән акырта башлау

Акыртып кую 1) Бер тапкыр акырту

2) Акырган хәлдә калдыру, нәрсәнең дә булса тавышын көчәйтеп калдыру

Акыртып тору Бертуктаусыз акырту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә