АКЫ’Л-ФИГЫЛЬ җый. и. Кешенең акылы, үз-үзен тотышы, уйлап эш итү дәрәҗәсе. Ольганың зәңгәр күзләре белән аксыл алтын чәчләре генә дә ни тора! Ә буй-сыны, акыл-фигыле! Р.Сибат. Әллә үзе картайды инде, әллә килененең акыл-фигылен бигүк өнәп җиткермәде, һаман уйда, һаман борчуда яшәде әни кеше. Г.Ахунов. Мөәзин кызы Мәүдүдә дә – укымышлы иренә таяныч булырдай акыл-фигыль, белем туплаган хатын. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә