АКЫЛСЫЗЛЫК и. Акылсыз булу; дуамаллык, башсызлык. Әмма шул вакыт Сәхип: – Нигъмәтҗан, акылсызлык эшләмә! Миңа берни дә булмас, барырмын да кайтырмын, – дип әйтте, ди. Ә.Фәйзи. [Разия:] Юк, болай ярамый. Бу – акылсызлык. Боларга яңадан кайтырга ярамый. Г.Ибраһимов |