АКЫЛСЫЗЛАНУ ф. 1) Ахмаклану, акылсызга әйләнү, акылсыз булып китү

2) Акылдан язу, юләрләнү, җиңеләю

3) Тәрбиясезләнү, холыксызлану, дуамаллык күрсәтү. [Әткәй:] – Солтан, син нигә алай акылсызланасыз?.. Кемнәр икәнен танымыйсыңмыни? – дип кычкырды. Г.Ибраһимов

Акылсызлана бару Акылсызлыгы арта бару. Өйдәге муллыктан файдаланып, хатынның ясалып җитмәгән тормыш иптәше көннән-көн аза, акылсызлана барды. Р.Сəгъди

Акылсызлана башлау Акылсызланырга тотыну

Акылсызлана төшү Бераз, беркадәр акылсызлану, тагы да акылсызлану

Акылсызланып алу Кыска гына вакыт арасында акылсызлану. Чәчләре инде маңгайдан коелып керә. Гәүдә дә көпшәкләнгән, бушаган. Бу вакытта кеше бер акылсызланып ала. М.Мәһдиев

Акылсызланып бетү Бөтенләй акылсызлану

Акылсызланып китү Көтмәгәндә, кинәт акылсызлану, акылсызлык халәтенә килү

Акылсызланып тору Әле, хәзер акылсызлык күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә