АКЫЛСЫЗ с. 1. 1) Аңгыра, юләр, уйламыйча эш итүчән. Белмим, кемгә охшап бу кадәр мисез, акылсыз булгандыр. Г.Камал

2) Акылга ятышсыз, мәгънәсез. Чөнки кеше акыллы эшкә караганда акылсыз эшләрне ансатрак эшли шикелле. Х.Камалов

3) Акылсызлык күрсәткән, дөрес эшләмәгән. Акылсыз эт көндез өрә. Мәкаль

2. рәв. мәгъ. Ахмакларча, уйламыйча. Акылсыз гомер итте, дип, Дошманнар сөйләгәнче. К.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә