АКЫЛЛЫЛАНУ ф. 1) Акыл, аң-белем дәрәҗәсе үсү; акыллыга әйләнү, акыл керү. Ул акыллыланган, олыгайган һәм үзенә хөрмәт уяттыра ала иде. Г.Әпсәләмов

2) ирон. Артык белдеклеләнеп, башкаларга киңәш бирү. Ә Рәисә бит үзе дә ул чакта болай акыллыланып мораль укымый иде. Ш.Бикчурин

Акыллылана бару Торган саен ныграк акыллылану

Акыллылана төшү Беркадәр акыллылану

Акыллыланып бетү Бик нык акыллылану. Киресенчә, минәйтәм, аның белән бергә йөргән бүреләр эт кебек акыллыланып беттеләр. Ф.Шәфигуллин

Акыллыланып җитү Бөтенләй акыллылану, акыллыга әйләнү

Акыллыланып китү Кинәт акыллылану. Бик тиз акыллыланып киткәнсең әле син, Әхнәф Хәсәнович. Ф.Садриев

Акыллыланып тору Әле, хәзерге вакытта акыллылык күрсәтү

Акыллыланып утыру к. акыллыланып тору. Акыллыланып утырмасана. Сезгә бит хәзер минем улым кирәкми. Әнә Дамираңның Чәчкәсен үстер. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә