АКЫЛЛЫБАШ и. 1) Эшне акыл белән йөртә белгән, тәҗрибәле, төпле акылга ия кеше. Юк, малай, тинтәк түгел, акыллыбаш син. Г.Мөхәммәтшин

2) ирон. Үзендә юк акылны кешегә «сатарга» яратучы, белдекле булып кыланучы. Ул утырган бик матурлап һәм акыллыбашланып, Уйга чумган, җиргә күз теккән, җиһаннан баш алып. Г.Тукай. Ә кайбер акыллыбашлар фикеренчә, татарча белем алу – бөтенләй дә «зыянлы» икән бит. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә