АКЫЛЛЫ с. 1. 1) Аңлы, зиһенле, зирәк, уйлап эш итә торган, төпле. Акыллы башың белән юләр сүз сөйләп торма, улым. Р.Ишморат. Шуларны исәпләп карасаң, бер семья корт кына да никадәр эш башкара. Ә акыллы кешеләр моны исәпләп чыгарганнар да инде. Кортлар алар кеше шикелле акыллы, һәр эшне үзара бүлешеп эшли. Ф.Яруллин 2) Күркәм холыклы, тәрбияле, һәркайда үзен тота белә торган. Акыллы кеше дошманнан дус ясый белер. Мәкаль. Өч ел буена аларга [флотта хезмәт итүчеләргә] бер генә тапкыр да концерт күрсәтмәгәннәр. Юк, безнең заманда безне тәрбияләүче өлкән офицерлар акыллырак иде… М.Мәһдиев. – Беләсеңме, апа, акыллы егет ул. – Акыллыдыр инде, – дип көлемсерәде Гамбәр. – Нинди акыл бирде соң ул сиңа? Г.Шәрипова 3) Акылга, күңелгә ятышлы; тирән эчтәлекле. Һа, кара син аны, акыллы сүз бит бу, Газинур! Г.Әпсәләмов. [Миңнурның] Картларга йомшак тавышы, акыллы сүзләре гаҗәп нык тәэсир итә иде. А.Шамов. Чарасыздан туган акыллы гадәт бу. Г.Хөсəенов 4) күч. Акыллылык сизелеп, чагылып торган. Алар эттән акыллы, бүредән усалраклар. Т.Миңнуллин 2. и. мәгъ. 1) Зиһенле, тәрбияле кеше. Акыллы – юл бирдем, дияр, җүләр – җиңдем, дияр. Мәкаль. Акыллы хаталанса – үзен гаепләр, акылсыз хаталанса – юлдашын гаепләр. Мәкаль 2) акыллым тарт. Яратып, үз итеп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. – Биология укытучысы Җәүһәрия апа белән сөйләшеп карарга кирәк. – Сөйләш әле, Фәйрүз акыллым. – Үзенә кирәк чакта апа да хәйләкәр, «акыллым» дип җибәрә. Ф.Яруллин 3. рәв. мәгъ. Акыл белән, төптән уйлап, рәтен белеп. Корбангали алардан бик акыллы файдалана белде. М.Әмир ◊ Акыллы баш булып Кемнеңдер үзен эре кыяфәттә тотып фикер йөртүе. --- үзеңә бик үк тыныч карый алмаган шундый чибәр яшь хатын утырганда, акыллы баш булып, берни дә күрмәгәнгә сабышу җиңел түгел. Г.Бәширов |