АКЫЛ и. гар. 1) Кешенең тумыштан бирелгән уйлый белү, фикерләү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе. Теге яки бу һөҗүмнең уңышлы булуы --- разведчикларның зиһен белән, акыл белән хәрәкәт итүләренә бәйләнгән. Г.Галиев. Әмма аның акылы гаҗәп ачык, үткен иде, бик кыю, бик кызу эшли иде. Ә.Еники. Күрә, аңлый иде ич ул – малай эзләнә, акылын, зиһенен кая юнәлтергә белми боргалана әнә. Р.Мөхәммәдиев

2) Иҗтимагый аң; дөньяга, чынбарлыкка, тормышка караш. [Хәйретдиннең] Яше үсү, буе үсү белән бергә, аның фикере дә, акылы да үсә. М.Гали

3) Уйлану, фикерләү нәтиҗәсендә туган, барлыкка килгән уй, фикер; идея. Чишмәне буралап, өстен каплап зерә дә яхшы эшләгәннәр, кайсы изге бәндәнең башына килде бу акыл? Ф.Хөсни. Нишләргә дә белмим инде. Хөсәенгә рәхмәт әле, ул акыл бирде. Г.Шәрипова

4) Акыллылык; аңлылык, зиһенлелек. Үзең япь-яшь малай гына, Сүзең шундый акыллы… Сезнең, походка катнашмый, читтә калу – акылмы?! М.Җәлил. Бәргәләшеп алган чаклар да була. Менә мондый заманнарда Фазыйл әллә кайдан акыл таба, кызык сүз әйтә… Г.Ибраһимов. Альфаның [бүре] бар тормыш тәҗрибәсе аңа тупланган, анда калган. Ул әле бүре акылын, бүре усаллыгын да аклады. А.Хәсәнов

5) Киңәш, нәсыйхәт; сабак, үрнәк, гыйбрәт. Аннан соң Гайшә үз кайгысына сүзне тартты: атлаган саен калага килеп булмый. Миңа акыл әйтегез: пионерым Саматны кая бирим? – диде. Г.Ибраһимов. Әле без башлангыч классларда акыл, гыйбрәт җыябыз. Ә.Еники. Өлкәннәр һәрвакыт үзләрен акыллыга саныйлар. Безгә акыл өйрәтәләр. Ф.Яруллин

Акыл белән Төптән уйлап, җентекле тикшереп. Акыл бирү 1) Акыллы киңәш бирү, чара өйрәтү. Нишлим икән? Миңа бер акыл бирсәнә; 2) Орышу, бик каты шелтәләү, ачуланып я кыйнап өйрәтү. Малайга бик нык акыл биргәннәр, яңаклары күгәреп чыккан. Бик узынып киткән иде шул. Акылга беткән Бик акыллы, зирәк. Акылга җиңеләю Акылдан язу, юләрләнү. Әллә, абыстай, син дә акылга җиңеләя башладыңмы? Г.Камал. Акылга килү 1) Истән-һуштан язганнан соң, яңадан исенә килү, шундый чирдән савыгу, уйлый алу сәләте кайту; 2) Хискә бирелүдән айну. Әмма Хатыйп хәзрәт кулын тартып алды һәм: – Акылыңа кил, Садыйк! – дип кычкырды. Г.Шәрипова; 3) Сабак алу, нәтиҗә ясау. Инде Хисамый Әсмасы да акылга килер. Гөлбануны көнләп үлеп барадыр иде. Г.Ибраһимов. Акылга сыймаган (сыймаслык) Кеше акылы кабул итә алмаслык ят, сәер эш, кеше ышанмаслык эш. Ә кар шулкадәр күп яуды, акылга сыймаслык инде менә. Г.Шәрипова. Акылга туймый калган Акыл ягыннан җитлекмәгән. Мөбарәкнең дә эшләре шәптән түгел: тумыштан ук акылга туймый калган. Ш.Маннур. Акылга утырту 1) Кешегә дөрес эшләү юлын күрсәтү, тормыш тәҗрибәсенә өйрәтү. [Хәйри:] Их карт, карт! Егерме ел сине өйрәттем, һаман акылга утырта алмадым. Г.Ибраһимов. Җәзаның әллә ниндиләрен башымнан кичердем. Ләкин апаны акылга утыртырлык нәрсә уйлап таба алмадым. Ф.Яруллин; 2) Бик каты шелтәләү, кыйнау, тиешле җәзасын бирү. Бабасы да дәшми, әмма аның сәбәбе бөтенләй башка: йокымсырый башлаган ваемсызлыкны бер селтәнүдә челпәрәмә китерәсе, үзенең бөтен ачуын тышка чыгарасы һәм киявен, яраткан кызыкаен кыерсытмаслык итеп, акылга утыртасы килә. Г.Шәрипова. Акылга утыру к. акыл керү. Кинәт Гөлшаһидә өзеп алган шикелле кырт борылды да больница юлына төшеп китте. Җитте инде, акылга утырырга вакыт. Г.Әпсәләмов. Аның [апаның] бит бервакытта да болай җилкенгәне юк иде. Әллә әнә шулай итеп акылга утыралар микән? Ф.Яруллин. Акылдан сапкан Акылдан тайпылган, җиңеләйгән, акылдан шашкан. Акылдан сапкан кешечә җикеренеп килә. Г.Камал. Акылдан шашу 1) Акылын югалту, җиңеләю, тилерү, юләрләнү. Әле былтыр гына бер хатын, төнлә ындырдан кайтышлый, каберлек өстендә ак нәрсә күреп акылдан шашкан иде. К.Нәҗми. Акылдан шашкан, дип әйтмәсәләр дә, аның кебекләр турында «хыялый» гына диләр шул. Р.Мөхәммәдиев. Акылдан язу к. акылдан шашу. Әнием берничә тапкыр мине туктатырга омтылды: «Акылдан язасыңмы әллә?!» Ә.Еники. Акыл җитмәслек к. акыл ирешмәслек. Акыл җую Нәрсә дә булса эшләгәндә аптырап калу. Баштан салкын су сипкән төсле калтыранып алдым, йөрәгем жу итте, акылымны җуйгандай булдым. Г.Минский. Акыл җыю 1) Рухи киеренкелектән соң нормаль уйлый, фикер йөртә алу хәленә кайту; 2) Булган хәлне аңлап алып, уйлау сәләтен эшкә җигү. Бер кискән икмәк кире ябышмый, акылыңны җый, илдә сылу бетмәгән, тәмле ашыңның тәмен калдырып, хәйран башыңны вәйран итеп йөрмә, Нәфисә шикелле матурлар тагын да табылмас дисеңме? Г.Бәширов; 3) Бар булган белемне, сәләтне, фикерне һ.б. туплау, билгеле бер максатка юнәлтү. Бүген Ринат Тимершин беренче тапкыр университетка дәрес тыңларга бара. Ул укыр, белем туплар, акыл җыяр. М.Маликова. Акыл ирешмәслек Аңлый, төшенә алмаслык ят нәрсә, ят эш. Каршыбызда, акыл ирешә алмаслык сер булып, бөтенләй диярлек ялангач кыз басып тора иде. М.Әмир. Акыл иясе Зирәк акыллы, күп гыйлем җыйган, белемле, тәҗрибәле кеше. Акыл йөртү (йөртеп карау) Төрлечә уйлап, төрлечә фикер йөртеп эшләү; акылны эшләтү. Акыл казаны бушау Акыл кимү, акыл саегу. Картның акыл казаны бераз бушаган әле аның. М.Гали. Акыл капчыгы 1) к. акыл иясе; 2) ирон. Кешегә акыл сатарга яратучы. Акыл кергән Белем-тәҗрибә туплаган, сабак алган. Узган елдан бирле байтак кына вакыт узган, аз-маз гына акыл да кергән. Ф.Хөсни. Акыл керү Тормышны аңлый, яхшыны начардан аера башлау, акыллылану. – Укуын ярты юлда ташламаса рәхмәт әйт инде, – диде әни. – Әллә кайда буталып йөргәнче, укый торсын әле. Бәлки, акыл кереп куяр. Ф.Яруллин. Акыл китү 1) Картаю яки авыру сәбәпле, уй, фикер йөртү сәләте кимү. Кайберәүләр, моның картлыгы җиткән, акылы китеп калган, диделәр. Г.Ибраһимов; 2) Хис-тойгыга бирелеп, үз-үзенә һәм гамәлләренә контрольлек кимү, нишләгәнен белмәү. Акыл күзе белән күрү Әйберне, дөньяны үз акылың белән танып белү, үз тәнкыйть күзең белән карау. Бер дә шуларны акыл күзе белән күрүче булмады микәнни соң? Ш.Маннур. Акыл күзе җитү Төптән җентекләп уйлау, аның асылына төшенү, алда ни буласын тою. Акыл күзе җитмәслек. Һ.Такташ. Акыл кыскалык Ерактан, төптән уйларга сәләтсезлек, белем-тәҗрибә булмау, логик фикерләү җитмәү, баш эшләмәү. Акыл өйдә булу (булмау) Акылы-башы уй уйларлык хәлдә, үз урынында булу, башында акыл булу. Мәхәббәт уңышсызлыгына очраган кыз, уйлап та тормастан, андый чакта акыл өйдә булмый бит, юк, дип кырт кисте. Г.Әпсәләмов. Акыл өйрәтү Белдеклеләнеп, башкаларга киңәш бирү, үз карашын үткәрергә тырышу. Сезгә әйтсәң, акыл өйрәтергә тотынасыз, анда кермә, монда кер, имеш. Ф.Яруллин. – Әллә мин аңгырамы? Һаман миңа акыл өйрәтәсез! – Ана башлаган сүзен кинәт өзде дә еларга тотынды. Ф.Яруллин. – Ә үзе дә-ә-әү! – дип суза ул, мыскыллавын яшермичә, һәм, акыл өйрәтеп, өстәп куя: – Укырга кирәк! Г.Шәрипова. Акыл өләшкәндә, өйдә булмаган мыск. Акылсыз, корыга буй үстерүче. Акыл сату Кешеләргә акыл өйрәтеп, үзен башкалардан акыллырак итеп күрсәтергә ярату. Арбага, бигрәк тә мондый иске арбага, бу кадәр авыр йөк төяргә ярамавы хакында озын итеп акыл сатарга гына җыенган иде, икенче тапкыр аркасына шундый итеп төрттеләр, кучер чак телен тешләмәде. Г.Шәрипова. Хәзер акыл сатучылар бик күбәеп китте. Акыл тарлык Фикерләү сәләте чикле булу, белем җитмәү. --- бу дөньядан туйдым инде. Моңарчы да торганмын мин гакыл тарга. Г.Тукай. Акыл туплау к. акыл җыю. Акыл чыгу к. акыл китү. Әллә, «хис» дигән нәрсәгә артык бирелеп китеп, акыл чыгып торган чакларда була торган бер кабынып китү генәме бу? Г.Гобәй. Акылы арттан йөрү Уйлап җиткермичә, ашыгып эш итү. Минем ишеләрнең шул инде ул: дуамаллык – алдан, акыл арттанрак йөри. В.Нуруллин. Акылы камил Акылы һәр яктан төгәл, тулы, җитеш. Парлап кына парлап ат җиктергән, Кайсы илләрдән килгән бу түрә? Бу түрәлек сиңа бирелгәндер Акылларың камилгә күрә. Җыр. Акылың алтын икән ирон. Үзен бик акыллыга, белгәнгә санап йөрүчегә карата әйтелә. Акылы үзе белән Холыксыз, тотрыксыз кеше, әйткәненең киресен эшләүче. Холкына ничек туры килсә – шулай. Аның акылы үзе белән. Н.Исәнбәт. Акыл югалту к. акыл җую



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә