АКШАРЛА’У ф. 1) Акшар белән буяу, агарту, акка буяу. Мич акшарлау 2) күч. Пудра ягу, кершән ягу. Ә менә битен тигез итеп акшарларга, иннек сөртергә, күзләренә сөрмә тартырга һич кенә дә иренмәде. Г.Шәрипова. Кавины карчык итеп киендерергә, битен бик тырышып акшарларга, буярга тотындык. Казан утлары Акшарлап алу Тиз генә акшарлау; тиз генә акшарга буяу Акшарлап бетерү 1) Нәрсәне дә булса тулысынча акшарлау, ахырга кадәр акшарга буяу 2) Акшарны тулысынча тоту Акшарлап җибәрү Бераз акшарлау; акшарларга да өлгерү Акшарлап йөрү Хәзерге вакытта акшарлау белән шөгыльләнү. Өйләренә кайтса, бабасы бакчада алмагач төпләрен акшарлап йөри. Н.Каштанов Акшарлап килү Электән үк, күптәннән, һәрвакыт акшарлау Акшарлап китү Билгеле бер урыннан яки вакыттан башлап акшарлауны дәвам итү Акшарлап кую Алдан акшарланган хәлгә китерү. Морҗа-мичләрне акшарлап куйгач, сокланып туялмыйсың. Р.Мулланурова. Тәүге кар соры мохитне акшарлап куйгач, Балантауның исеме җисеменә тач туры килде. К.Кәримов Акшарлап тору 1) Һәрвакыт акшарлау, әледән-әле акшарлау 2) Әле, хәзер акшарлау эшен башкару Акшарлап чыгу Барысын да акшарлау, бер җирне дә калдырмыйча акшарлау; башыннан ахырына кадәр акшарлау. Буяучы кызлар Руфия белән Маһирә баш механик Рифат Зөбәеров кабинетын яңартып, буяп, акшарлап чыгарга булдылар. Н.Хәсәнов Акшарлый башлау Акшарларга тотыну Акшарлый бару Һәрберсен, булган берсен акшарлау Акшарлый бирү Акшарлавын дәвам итү Акшарлый төшү Бераз акшарлау |