АКШАРЛАНУ ф. сөйл. 1) кайт. юн. к. акшарлау. Таш диварлар тора ап-ак булып, Акшарланган алар, буялган. Җ.Дәрзаман. Айсылу ап-ак итеп акшарланган мичкә аркасы белән терәлгән. Ф.Бәйрәмова 2) Пудра сөртү, кершән ягу. Бай йорты тәрәзәләренең берсендә ашыгыч кына күтәрелгән кисея пәрдәнең күбектәй кабаруын һәм, тәрәзә янында акшарланган, иннек сөрткән, үтә дә гаҗәпкә калган бер йөзне күреп, шундук кире төшүен ул искәрмәде. Г.Шәрипова |