АКШАР и. 1) Акшарлау, агарту өчен кулланыла торган матдә, акбур. Бусагадан атлауга уң якта – зур мич, аның акшарлары кубып беткән. Г.Ибраһимов 2) күч. ирон. Пудра, кершән. Шул бизәнү генә аз кебек күренгән булырга кирәк, кодагый, ап-ак иттереп, акшар белән, битенә кершән яккан. Г.Исхакый |