АКЧАСЫЗ с. 1. 1) Акчасы юк, сәрмаясыз, ярлы. Мин үзем менә – акчасыз кеше. Хәерчелекнең нинди яман нәрсә икәнен бик яхшы беләм. З.Хәким. Исәнме, акчасыз үзидарәнең юк рәисе! Т.Миңнуллин 2) Бушлай, буш, түләүсез. Оренбургтагы кеби, укырга теләгән кешеләргә акчасыз фатир табып бирүче булса, кереп тыңлаучылардан акча алмаса, ул вакыт укучылар күп табылыр. Г.Камал 3) фин. Акча үзе катнашмаган. Сәүдә хәтәр корылган иде монда. Акчалы кеше – акчага, акчасызы йомыркага, майга алмаштыра ала. Р.Батулла. Акчасыз расчёт 2. рәв. мәгъ. 1) Акчасы булмыйча, акча бирелмичә. Болай да оят, тегеләй дә уңайсыз. Иң җайсызы – авыз ачып, акчасыз калудыр әле. Т.Галиуллин 2) Акча алмыйча, бушка, бушлай. Акчасыз җырлый кош та. Алтыны да, көмеше дә, Җимеше дә... гел бушка. И.Юзеев. Акчасыз эшләү ◊ Акчасыз кәмит Адәм көлдерерлек берәр хәл эшләүче; шул хәлне тамаша кылу. Акчасыз фатир Төрмә. Эләгерләр әле. Акчасыз фатирга кергәннәрен сизми дә калырлар. Г.Камал |