АКЧАРЛАК и. зоол. Йөзүче кошлар семьялыгыннан, озын канатлы һәм озын томшыклы, ак яки соры төстәге куе йомшак мамыклы, балыклар белән туклана торган кош; су тавыгы; русчасы: чайка. Пароход өстендә, зур ак чәчәк яфракчыклары сыман, акчарлаклар өере бөтерелә. М.Галәү. Балыкчылар Арал диңгезенең климатик холкын бик әйбәт өйрәнгәннәр. Акчарлаклар ярдан еракта оча икән – димәк, көннең бу яртысында көчле җил булмаячак. Акчарлаклар яр тирәсендәрәк оча икән – шторм буласын көт тә тор. А.Муранов. Шәрәфи агайның тәҗрибәсе буенча, суның җылылыгына, акчарлакларның хәзердән үк чит буйларда очып йөрүләренә караганда, быел да балык күп булырга чамасы юк түгел. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә