АКЧАЛЫ с. 1. 1) Акчага бай, дәүләтле. Булганым бар анда [Парижда], матур шәһәр, бигрәк тә акчалы кешеләргә. Ләкин Ленинградны мин аңа гомердә алмаштырмас идем. Г.Әпсәләмов. Акчалы кешеләрнең малайлары, ак атларга утырып, карусельдә әйләнә башладылар. Ә.Фәйзи. Сезнең кебек акчалы, икмәкле кешеләр сатмый шул җирне. Ә.Фәйзи 2) Түләүле; акча түли торган. Яңа елдан ук акчалы хезмәткә күчерелгән сыер савучыларга түләү ни сәбәптәндер тоткарланды. М.Шабаев 3) Акча күп түләнә торган. Әти минем алдыма кечкенә генә брошюра куеп, укып чыгарга һәм тәрҗемә итәргә кушты. Ник тәрҗемә итмәскә, итәм, әлбәттә, акчалы эш тә булгач. Җ.Фәйзи. Күптәннән бирле бер киңәш бирәсем килә үзеңә: ташла син кибетне, күч башка эшкә, акчалы урын төс түгел сиңа! К.Кәримов 4) Күп керемле, бай. Иген уңган тыныч елларда иң күп акчалы, иң шау-шулы көзге базарлар була. М.Галәү 2. и. мәгъ. Акчасы булган кеше. Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный. Мәкаль ◊ Акчалы уйнау Отышлы, комарлы уеннарда катнашу. Акчалы уйнаганчы, укырга-язарга өйрәнсәгез, белемегезне арттырсагыз, үзегезгә зыян булыр дисезмени? Г.Тавлин |