АКЧАЛАТА рәв. 1. Акча белән, акча килеш. Ә хезмәт хакын колхозчыларга, хәзерге шикелле акчалата түгел, натуралата, ягъни ашлык белән түлиләр. В.Нуруллин. Шуның өстенә акчалата һәм әйберләтә иганә җыю да булачак икән. Ә.Еники. Хезмәт көненә хәзер икмәкләтә дә, акчалата да мул гына түли башлаганнар. Э.Касыймов 2. с. мәгъ. Акчага әйләндерелгән, акча исәбе белән күрсәтелгән, акча исәбенә салынган. Акчалата налогның, заемның очы-кырые юк. М.Мәһдиев |