АКЧА и. 1) Сату-алуда әйберләрнең кыйммәтен билгели торган һәм, түләү чарасы буларак, дәүләт тарафыннан чыгарылган кәгазь һәм металл билгеләр. Акча бетсә кесәдә, ефәк була мунчала. Мәкаль. Бабай шап итеп пижама кесәсенә сукты: «Акча бар! Я, әйтегез, ни теләр идегез?» Ф.Яруллин. Башта болгарларда Көнчыгыш акчалары йөрсә, инде Х гасырдан үз акчаларын да суга башлыйлар. Г.Дәүләтшин

2) Әйберләрне алмашканда гомуми эквивалент вазифасын башкара торган махсус товар

3) Капитал, байлык, тупланган мал. Вәли бай, атасыннан калгач, зур акчалар белән эш итте. К.Нәҗми. – Бераз акча ясыйм да авылга кайтып китәм, – ди. Казан утлары

4) күч. Кадерле нәрсә. Вакыт – акча, гафил булма – кача. Мәкаль

Акча исе чыгу Кулда акча барлыкның билгесе сизелү. Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр! Г.Тукай. Акча колы Акча өчен, акча җыю өчен яшәүче, акча өчен җанын сатучы. Акча кою Акчаны күп эшләү, күп табу. Якында гына урман, үзләрендә алтын куллы осталар бар, тугым тәгәрмәчне әйләнә-тирәдәге колхозлардан өзлексез сорап торалар – кой да утыр акчаны. Ф.Хөсни. Акча сугу Акчаны күп табу, күп эшләү. Хәбиргә дә әйтергә уйлаган идем кичә, стансага барып, акча сугып кайтыйк, дип. Ф.Шәфигуллин. Акча тоту Акча чыгару, чыгым ясау, расходлану. Рәхмәт, анасы, рәхмәт! Мине дә күп акча тотудан коткардың. Г.Камал. Акча төшерү Беркадәр акча эшләп алу. Әти, эш әйбәт туры килеп, акча төшерә алсак, миңа Вәлиәхмәтнеке төсле кәләпүш алырбызмы? Ф.Хөсни. Акча чыгу (чыгару) Кулдан акча чыгу, расходлану. Бу арада, Мәскәүгә барып, акча күп чыкты. Итен, маен, чәен, солы ярмасын дигәндәй, барын да төяп кайтырга туры килде. Ә.Камал. Акча эшләү Эшләп, акча алу. Шәһәргә зур өметләр белән, язгы ярминкәдә атлык акча эшләргә дәртләнеп килүче мишәргә дә ул үзен мосафир карчык итеп кенә танытты. К.Нәҗми. Бөтен матбугат шаулап-гөрләп торды ул чакта. Бу – үзенә күрә пиар идеме, әллә акча эшләүнең бер юлымы? Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә