АКЦЕНТ I и. лат. 1) лингв. Сүздәге басым

2) Бер тел авазларын һәм сүзләрен, икенче бер тел яки сөйләш үзенчәлекләре тәэсирендә, бозып, үзгәртеп әйтү. – Рәхим итегез! – диде ул саф татарчалап, ләкин берникадәр мишәр акценты белән. А.Шамов. Ягымлы хатын-кыз тавышы русча латыш акценты белән сөйләшә иде. З.Зəйнуллин. --- Г. Девишев моңа кадәр дә үзен актёр буларак сынап караган була. Тик телне җитәрлек белмәү үзенекен итә, актёрда, сөйләгәндә, акцент, ышаныч җитмәү сизелә. М.Арсланов

3) күч. Берәр нәрсәгә аерым игътибар, ассызыклау, әһәмият бирү. --- әсәрдә ачыктан-ачык сөйләшү бара, бигрәк тә Фуад абый тарафыннан акцент дөрес, образ тулы канлы. И.Илялова. Дөрес, күбрәк тышкы билгеләргә акцент ясаучы авторлар да аз булмады. Д.Нигъмәтҗанова. Сюжетта акцент шул дәһшәтләр аша, курыкмыйча, кыенлыкларны җиңеп чыккан каһарманның батырлыгына ясала. М.Сәхапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә