АКУШЕРЛЫК и. 1) Медицинада: йөклелек, бала тудыру вакытларында табиб ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен карый торган бүлек. Татар акушерлык курслары 1925 елның декабрендә ачыла. З.Кириллова

2) Бала тудырганда ярдәм күрсәтү. Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газзәтти һәм Гайшәтти. М.Мәһдиев. Әнисә авылның акушерлык пунктына медицина училищесын тәмамлап, юллама белән килеп урнашкан иде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә