АКУ’СТИКА и. гр. 1) Физиканың тавышны һәм аның таралуын өйрәнә торган бүлеге (өлеше). Физиканың акустика бүлеге авазларны ишетелеше ягыннан өйрәнгәндә турыдан-туры катнаша. Ф.Сафиуллина 2) Музыка, гөрелте һәм гомумән тавышның төрле шартларда таралу үзлеге. Чүмәлә-төрмәнең акустикасы шундый шәп: тыңлаучыга сигез метр түбәндә сөйләшкән кешеләрнең сүзләре колакка пышылдаган шикелле ишетелә икән. Р.Фәйзуллин 3) Биналарда музыканың, тавышның матур яңгыравы, ишетелүе өчен уңай шартлар. Филармониясе бар, артистлары бар, концертлары булып тора, әмма концерт залының акустикасы юк. М.Юныс |